26 июнь 2026 материаллары
-
Җәмгыять
Бер егылып торган егылмас: башкалада СВО ветераннары арасында «Абилимпикс» чемпионаты уза
Казанда СВО ветераннары арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты уза. Максаты – махсус хәрби операция зонасыннан кайткан егетләргә тормышта үз юлларын табарга ярдәм итү, аларның һөнәри осталыкларын ачыклау һәм алга таба эшкә урнаштыру. Бу хакта журналистларга Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
-
Яңалыклар
Республикадан ике пар Мәскәүдәге Бөтенроссия туй фестивалендә Татарстанны тәкъдим итәчәк
8-9 июльдә Мәскәүнең «Россия» Милли үзәгендә узачак «Россия. Йөрәкләрне тоташтырып» III Бөтенроссия туй фестивалендә Татарстанны ике пар тәкъдим итә. Бүген ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Татарстанда яшәүчеләрдән торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча шикаятьләр арткан
Быел 5 айда Татарстанда яшәүчеләрдән торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча шикаятьләр, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 40 процентка арткан.
-
МӨҺИМ
Акыллы ЙӨЗләр: БДИны иң яхшы тапшыручылар аны иң зур сынауга санамый
Күктән төшми, тир түгеп җыясы. Бердәм дәүләт имтиханнарында 200, 300 әр балл туплаган егет-кызлар әнә шулай ди. Быел республикада йөз балл туплаучылар 395 булса, шуларның 18 е нәтиҗәне икеләтә арттырып күрсәтте. КФУның «IT-лицее»н тәмамлаучы Ләйсән Шакирова исә өч фәннән 100 әр балл җыйды. Әлеге укучылар мондый нәтиҗәләргә ничек ирешкән?
-
Яңалыклар
Эльмира Зарипова электрон Мактау тактасына кемнәр кертеләчәген әйтте
Татарстанда 4,7 мең предприятие электрон Мактау тактасына кертү өчен 8,6 мең хезмәткәрен тәкъдим иткән.
-
Яңалыклар
Чираттагы циклон аркасында Татарстанда һава торышы үзгәрә
Татарстанда июнь ахырына кадәр тотрыксыз һава торышы сакланачак. Температура фоны башта түбәнәя, ә аннары яңадан күтәрелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.